Эзләү нәтиҗәләре
- Ничә еллар үткәч Азатны табып кабат югалтканнан соң, әзрәк хорафатка да бирелеп, үземнең күргән төшләремә дә игътибар итә башладым бугай. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бер айдан Азат каберенә таш куйдык. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Автобазага аеруча күңелем булды: транспорт белән дә, кешеләр белән дә тәэмин итте. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ташны урнаштырып, җил-яңгырдан төсләре киткән венокла-рын әйбәтләп сөяп куйгач, ярдәм итешүчеләргә рәхмәт белдереп, өлкәнрәгенә акча суздым. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ул: - Без, абый кеше, акча өчен дип килмәдек килүен … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - дисә дә, хәердән булганга күрә, бишлекләрдән баш тартмады. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Мин, егетләргә тагын рәхмәтләр яудырып, рәхмәтемне автобаза администрациясенә дә тапшыруларын үтендем. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Зират капкасы янында саубуллашкан вакытта, егетләрдән берсе: - Сез Сәйдәшевнең кеме буласыз, туганымы? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Мин: - Азат Сәйдәшев - минем бала чактагы күршем, классташым һәм дустым, - дип тутырып җавап бирдем. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - Алайса, сезнең үзегезгә рәхмәт! Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР